«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә 2022 елда «Урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы» дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман үсемлекләре орлыклары партияләрен тикшерү эше дәвам итә.
Ел башыннан 173 партия урман үсемлекләре орлыгы тикшерелгән, шул исәптән яңа әзерләнгәннәр – 72 данә, саклана торганнары – 66 данә, беренчел – 13 данә, сибелгәннәре – 22 данә.
Гомуми 6335,4 кг авырлыкта 72 партия яңа әзерләнгән орлыклар тикшерелгән. Анализ күрсәткәнчә, аларның сыйфаты түбәндәгечә бүленә: 1 нче класслы орлыклар – 82% (5166 кг), 2 нче класслы – 9% (596,9 кг), 3 нче класслы – 9% (572,5 кг).
Саклана торган урман үсемлекләре орлыклары 1017,5 кг күләмендә, барлыгы 64 партия тикшерелгән. Аларның сыйфаты түбәндәгечә бүленә: 1 нче класслы орлыклар – 54,8% (558,2 кг), 2 нче класслы – 22% (223 кг), 3 нче класслы – 23,2% (236,2 кг).