Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләрен карадылар

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре советының коррупциягә каршы көрәш буенча VI утырышы узды. Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.

Утырыш эшендә министрлыклар, ведомстволар, оешмалар, учреждениеләр вәкилләре, шул исәптән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Чара барышында икътисадый иминлекне тәэмин итү системасында коррупциягә каршы торуның көнүзәк проблемалары каралды. Катнашучылар коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру, коррупциягә каршы көрәш чараларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм коррупциягә каршы законнарны камилләштерү мөмкинлегенә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла торган чаралар комплексы турында сөйләде. «Министрлык эшчәнлегенең төп принципларының берсе – дәүләт идарәсенең ачыклыгы, үтәкүренмәле булуы, – дип ассызыклады ул. – Бу гражданнарга урман хуҗалыгының торышы турында хәбәр итүгә дә, дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә дә, техника һәм җиһазлар сатып алуга да кагыла. Тулаем алганда, без үз алдыбызга куя торган төп бурыч – коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру».

Форумны оештыручылар – «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, ТР Иҗтимагый палатасы һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International