Азнакай урманчылыгы урман фонды территориясендә ликвидлы булмаган агачларны җыялар

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Азнакай урманчылыгы урман фонды территориясендә ликвидлы булмаган агачны җыю эшләре уздырыла. «Бу төр чараларның максаты – урман фондының санитар торышын яхшырту, урман корткычларын кисәтү һәм урман янгыннары куркынычын киметү, – дип сөйләде «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Эдуард Чикуров. – Хәзерге вакытта Җәлил кишәрлегенең 126 нчы кварталында эшләр бара, 5 кеше эшли».

Аның сүзләренә караганда, быел барлыгы 60 га мәйданда ликвидлы булмаган агачларны җыю эшләре башкарылачак.

Белешмә өчен. Ликвидлы булмаган агач – черү аркасында зарарланган, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90% артык өлеше ликвидлы булмаган агач тәшкил иткәндә ликвидлы булмаган агач материалы җыештырып алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International