Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе Урман кодексында билгеләнгән урман декларацияләрен һәм хисаплар кабул итү эше башланды.
«Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы федераль законның 4 статьясындагы 8 өлеше нигезендә (2021 елның 2 июлендәге 303-ФЗ номерлы ФЗ үзгәрешләре белән) 2021 елның 1 июленнән урман декларацияләре, урманнардан файдалану, урманнарны янгыннан саклау, урманнарны саклау, урманнарны яңадан торгызу һәм урманнарны үрчетү турында хисаплар бары тик дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталыннан һәм (яки) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең төбәкләрдәге порталларыннан файдаланып, электрон документ рәвешендә генә тапшырыла.
Россия Федерациясе Урман кодексының 26 статьясы нигезендә урман кишәрлекләре арендага яки даими (вакытын чикләмичә) файдалануга тапшырылган затларга урман декларациясен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына тапшырырга кирәк. Урман декларациясе урманнарны үзләштерү проекты нигезендә урманнардан файдалану турында белдерү булып тора.
Урман декларациясе XML форматындагы файллар рәвешендә формалаштырылган электрон документ формасында тапшырыла. XML-схема рәвешендә эшләнгән урман декларациясенең формасы, шулай ук электрон документ формасы белән эшләү буенча аңлатмалар Рослесхозның рәсми сайтында урнаштырылган. Урман декларациясе ел саен урманнардан файдалана башлаганчыга кадәр кимендә 6 эш көне алдан тапшырыла. Урман декларациясенең гамәлдә булу срогы – урманнардан файдалануның күздә тотылган срогы башлану датасына кадәр 12 айдан артык түгел.
Урман декларациясенең формасы, шулай ук аны тутыру һәм тапшыру тәртибе, электрон формадагы урман декларациясе форматына карата таләпләр РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Урман декларациясенең формасын, аны тутыру һәм тапшыру тәртибен, электрон формадагы урман декларациясе форматына карата таләпләр раслау турында» 2021 елның 29 апрелендәге 303 номерлы боерыгы белән расланган.
РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Урман декларациясенең формасын, аны тутыру һәм тапшыру тәртибен, электрон рәвештә урман декларациясе форматына таләпләр раслау турында» 2020 елның 30 июлендәге 539 номерлы боерыгы көчен югалткан дип танылды.
Шулай ук Россия Федерациясе Урман кодексының 49, 60, 60.11 һәм 66 статьялары нигезендә урманнардан файдаланучы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына түбәндәге хисап төрләрен тапшыра:
- урманнардан файдалану турында хисап,
- урманнарны янгыннан саклау турында хисап,
- урманнарны яклау турында хисап,
- урманнарны торгызу һәм урман үрчетү турында хисап.
Хисаплар электрон документ рәвешендә бирелә, ул XML форматында файл рәвешендә формалаштырыла. Хисапларны XLS форматында электрон документ рәвешендә формалаштыру рөхсәт ителә.
Урманнардан файдалану турында хисап урманнардан файдаланучы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан ай саен, хисап аеннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла (урманнардан агач материалы әзерләү максатларында файдаланганда, шулай ук урманнардан урман утыртмаларын кисү гамәлгә ашырылган бүтән максатларда файдаланганда). Урманнардан файдаланганда урман утыртмаларын кисү гамәлгә ашырылмаса, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.
Урманнардан файдалану турында хисап формасы һәм аны тапшыру тәртибе, шулай ук урманнардан файдалану турындагы хисапның электрон формадагы форматына карата таләпләр Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2017 елның 21 августындагы 451 номерлы боерыгы белән билгеләнгән.
Урманнарны янгыннардан саклау турында хисап Россия Федерациясе Урман кодексы нигезендә урманнардан файдаланучы, шулай ук урманнарны саклау буенча чараларны гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында хисап кварталында урманнарны саклау буенча чаралар каралмаган очракта, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.
Урманнарны яклау турында хисап Россия Федерациясе Урман кодексы нигезендә урманнардан файдаланучы, шулай ук урманнарны яклау буенча чараларны гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында хисап кварталында урманнарны яклау буенча чаралар каралмаган очракта, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.
Урманнарны янгыннардан саклау турында хисап һәм урманнарны яклау турында хисап формасы, шулай ук аларны тапшыру тәртипләре Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2017 елның 9 мартындагы 78 номерлы боерыгында билгеләнгән.
Урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү турында хисап урманнарны яңадан торгызуны һәм урман үрчетүне гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында ел дәвамында урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү буенча чаралар каралмаган очракта, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.
Урманнарны торгызу һәм урман үрчетү турында хисап формасы һәм аны тапшыру тәртибе, шулай ук форматына карата таләпләр Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2017 елның 21 августындагы 452 номерлы боерыгы белән билгеләнгән.
Хисап һәм урман декларациясе формалары Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырылган. Урман декларациясен һәм урманнардан файдалану турында хисапларны тутыру һәм тапшыру буенча консультацияне түбәндәге телефон буенча алырга мөмкин: 8 (843) 221-37-26, урманнарны янгыннан саклау һәм урманнарны саклау турындагы хисаплар буенча – 8 (843) 221-37-32, урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү турындагы хисаплар буенча – 8 (843) 221-37-34.