Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, «ВНИИЛМ» филиалы «Көнчыгыш Европа УСС» директоры Илфир Галиуллин, «Россия урманнарны яклау үзәге» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Илнар Әхмәтгалиев, РФ Дәүләт оешмалары һәм җәмәгать хезмәтләре бөтенроссия хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова һ.б. катнашты.
Утырышны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачып җибәрде һәм эш регламентын җиткерде.
Чарада нотыклар белән дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев, дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Илгиз Зарипов чыгыш ясадылар.
Айрат Әхмәров 2023 елга Татарстан Республикасы территориясендә урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан саклана торган закон кыйммәтләренә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын профилактикалау программасы проектында эшләнгән федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Аерым алганда, ул 10 айда 58 контрольлек (күзәтчелек) чарасы һәм 2 меңнән артык профилактик чара үткәрелүе хакында хәбәр итте.
«Шулай ук ел башыннан дәүләт урман инспекторлары тарафыннан 28,6 меңнән артык патруль эшләнде, – дип өстәде Айрат Әхмәров. – Үткәрелгән чаралар барышында урман законнарын бозуның 165 очрагы ачыкланды».
Тимур Галиев утырышта катнашучыларга «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда Татарстан Республикасында 3619 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган, 33 950 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.
«Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2022 елда урман культураларының үсеп китү дәрәҗәсе 88% тәшкил итә», – диде ул.
Эльвира Зыятдинова катнашучыларны агымдагы елның 10 аенда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул сөйләп узганча, декларация кампаниясе кысаларында 113 дәүләт граждан хезмәткәре һәм ведомство учреждениеләре җитәкчеләре үз керемнәре, чыгымнары һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшырган.
«Шулай ук хисап чорында секторга бүтән түләүле эш башкару турында – 4, оешмалардан дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән зат белән хезмәт килешүе төзү турында 3 хәбәр алынды», – дип билгеләде Эльвира Зыятдинова.
Илгиз Зарипов Татарстан Республикасында тояклы хайваннарның саны арту сәбәпле яшь урман культураларының һәлак булу проблемасына тукталды. Ул төбәктә поши, кыр кәҗәләре һәм кабаннарның оптималь саны турында фәнни-тикшеренү эшен рәсмиләштерергә кирәклеген билгеләде.
Утырыш ахырында урман комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, урманнардан нәтиҗәле, өзлексез һәм ярлыландырмыйча файдалануны тәэмин итү мөмкинлекләре турында фикер алышу булды.