Министрлыкта хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2022 елның 2 нче яртыеллыгында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыкларның җитәкчеләре, аларның урынбасарлары һ.б. катнашты.

Чарада төп доклад белән дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул искәртеп узганча, РФ Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 10.03.2022 ел, № 336  карары нигезендә быел Министрлык тарафыннан юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга карата планлы тикшерүләр үткәрелмәгән.

«Закон таләпләрен исәпкә алып, без профилактик чараларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән идек, – диде Айрат Әхмәров. – 2022 елда федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) кысаларында барлыгы 2,4 мең шундый чара үткәрелде, шулардан 107 профилактик визит һәм 562 консультация ясалды».

«Моннан тыш, 26 кисәтү белдерелде, – дип өстәде ул. – Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары аеруча еш очрый».

Аның сүзләренә караганда, быел шулай ук контрольлектәге затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә 59 контрольлек (күзәтчелек) чарасы һәм күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү максатында үзара бәйләнешкә кереп, 1 контрольлек (күзәтчелек) чарасы үткәрелгән. Алар нәтиҗәсендә урман законнарын бозуның 28 очрагы ачыкланган, зыянны ачыклау һәм түләттерү дәрәҗәсе 100% тәшкил итә.

Аннары министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) тормышка ашыру, урман кишәрлекләрен арендага алу һ. б. мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Утырыш ахырында Министрлыкның хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International