ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Вазыйфаи затларның чыгымнарының туры килүен тикшереп тору турындагы законнарны үтәү» темасына семинар узды

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Вазыйфаи затларның чыгымнарының туры килүен тикшереп тору турындагы законнарны үтәү» темасына семинар узды. Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан оештырылды. Семинар эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Айрат Низамиев, Министрлыкның һәм аның тармак оешмаларының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Чараны министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелүе турында әйтеп узды. «Коррупция һәр оешманың нәтиҗәле үсешенә комачаулый торган җитди шартларның берсе булып тора, – дип ассызыклады ул. – Шуңа күрә коррупциягә каршы көрәш дәүләтебез эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булды һәм шулай булып калачак та».

Аннары Айрат Низамиев доклад белән чыгыш ясады. Ул 2022 елда ачыкланган коррупциячел хокук бозулар, прокурор тарафыннан кабул ителгән чаралар һәм башкалар турында сөйләде.

«Иң киң таралган коррупциячел бозуларның берсе – керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүмат бирмәү, шулай ук дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат бирү, – дип хәбәр итте Айрат Низамиев. – Бу гражданинны дәүләт хезмәтенә алудан баш тарту нигезе яки эштән азат ителүенә сәбәпче булырга мөмкин».

Соңыннан докладчы мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу тәртибе, вазыйфаи бурычларны үтәүгә бәйле рәвештә бүләкләр һәм башка бүләкләрне алуга бәйле чикләүләр турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International