2022 елда Татарстан Республикасында 114 гектар мәйданда «компенсацияле» урман торгызу эшләре үткәрелде. Эшләр РФ Урман кодексының 43-46 ст. нигезендә урманнардан файдаланучы затлар тарафыннан башкарылды һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстанның җирле үзидарә органнары тарафыннан көзге чорда кабул ителде.
Исегезгә төшерик, 2018 елның 19 июлендәге 212-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, файдалы казылмалар эзләү һәм чыгару, сусаклагычларны, гидротехник корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү, линияле объектларны төзү, реконструкцияләү, эксплуатацияләү, шулай ук агач һәм башка урман ресурсларын эшкәртү өчен урманнардан файдаланучы затлар, Россия Федерациясенең тиешле субъекты территориясе чикләрендә киселгән урман утыртмалары мәйданына тигез мәйданда урманнарны торгызу яки урманнарны үрчетү эшләрен башкарырга тиеш. Бу урман кишәрлегенең (мондый кишәрлек мәйданына тигез мәйданда) максатчан билгеләнешен үзгәртү турында гариза яки үтенеч белән мөрәҗәгать иткән затларга да кагыла, шул исәптән урман фонды җирләрен башка категорияле җирләргә күчерүгә бәйле рәвештә дә, урман фонды җирләрен махсус сакланыла торган территорияләр һәм объектлар җирләренә күчерү очраклары гына искәрмә булып тора.
Компенсацияле урман торгызу кагыйдәләре, булган кишәрлекләр турында тулырак мәгълүматны һәм мондый эшләрне башкару нияте турында гариза формасын әлеге сылтама аша күчереп алырга мөмкин: https://minleshoz.tatarstan.ru/kompensatsionnoe-lesovosstanovlenie.htm.