ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2022 елда «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын 2022 елда гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Киңәшмә департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.

Видеоконференция режимында узган чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Александр Орнатский хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча касса үзләштерү 97,4% тәшкил итә. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Ульяновск һәм Пенза өлкәләрендә күрсәткечләр 100% булган. Иң түбән күрсәткеч Оренбург өлкәсендә теркәлгән.

«Быел техника һәм җиһазлар сатып алуга 338 миллион сум акча бүленгән иде, – диде ул. – Хәзерге вакытта техника планлаштырылган 10 төбәктән 7 төбәккә куелган».

Александр Орнатский региональ идарә органнары вәкилләренә «Урманнарны саклау» федераль проектында каралган барлык эшләрне тиз арада тәмамларга кушты.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 111,5 млн.сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Әлеге чаралар урманнарны торгызу эшләренә (89,5 млн.сум), урман янгыннарын сүндерү техникасын, урман культурасы техникасын һәм җиһазлары сатып алуга (22 млн.сум) юнәлдерелгән.

Ел дәвамында 3,6 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган, 13 берәмлек техника һәм 243 берәмлек җиһаз сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International