Зеленодольск районының 1 «Б» һәм 3 «А» сыйныф укучылары «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылганнар. Чара кысаларында укучылар белем йорты территориясендә кошлар өчен җимлекләр әзерләп элгәннәр. Укучыларга «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре ярдәм иткән.
Исегезгә төшерәбез, «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенең максаты – балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү, алар өчен кышлату чорын җиңеләйтү, шулай ук халыкның экологик активлыгын арттыру.