Шәһәр яны урманчылыгы белгечләре Олы Кабан урта мәктәбендә «Яңа елга кулдан эшләнмә» дигән мастер-класс үткәргәннәр

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

«Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре ТР Лаеш муниципаль районының Олы Кабан урта мәктәбенең 1 «а» һәм 2 «А» сыйныф укучылары өчен «Яңа елга кулдан эшләнмә» дигән мастер-класс үткәргәннәр. Белгечләр җитәкчелегендә укучылар чыршы ботагы, күркә, җылтын һәм чыршы бизәкләре ярдәмендә яңа ел композицияләре әзерләгәннәр.

«Балалар мастер-класста зур кызыксыну белән катнашты. Мондый кул эшләнмәләрен ясау яңа ел алдыннан бәйрәм рухы тудыра, – дип сөйләде Матюшино кишәрлеге урманчысы Нурсил Гыйбадуллин. – Шулай ук очрашу барышында укучыларга әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатькә сакчыл карашның мөһим булуы турында да аңлаттык».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International