Бүген Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләү, транспортлау, эшкәртү, сату һәм экспортлауны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә видеоконференция режимында узды.
Төп нотык белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 11 айда Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28 ст. буенча административ хокук бозулар турында 107 эш кузгатылган. «Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, урман үсентеләрен законсыз кисү очраклары 50 процентка кимеде, законсыз әзерләнгән агач материалының күләме 74,9 процентка кимеде», – дип билгеләп үтте Айрат Әхмәров.
Аның сүзләренә караганда, ел дәвамында урман хуҗалыгы эшчәнлегенә карата үткәрелгән дистанцион мониторинг нәтиҗәләре буенча урман законнарын бозу очраклары ачыкланмаган.
Алга таба докладчы «Чыршы» («Ель») ведомствоара оператив-профилактик чарасын уздыру мәсьәләләренә тукталды. «Чыршы» («Ель») операциясе бу елның 20-31 декабрь көннәрендә узачак, – диде Айрат Әхмәров. – Дәүләт урман инспекторлары арасыннан мобиль патруль төркемнәре формалаштырылды, урманнарны күзәтеп тору маршрутлары расланды. Белгечләр шулай ук халык арасында урманга сакчыл мөнәсәбәт һәм ылыслы яшь үсентеләрне яңа ел алды чорында кисәргә ярамавы турында аңлату эшенә кереште».
Утырыш ахырында 2022 елда Татарстан Республикасында агач әзерләү, ташу, сату һәм экспортлауны кисәтү һәм булдырмау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең эш нәтиҗәләре турында фикер алышынды һәм 2023 елга бурычлар каралды.