Яңа ел алдыннан, Инвалидлар декадасы кысаларында «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Азнакай шәһәрендә яшәүче Радель Фәйзуллин янына барып, аңа бүләк – чаңгы тапшырганнар.
«Бу Радельнең күптәнге хыялларының берсе иде, – диде урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров. – Шулай ук «татлы» бүләк һәм булачак бәйрәмнең төп символы – тере чыршы да тапшырылды. Без һәр ел саен мохтаҗларга игътибар итәргә тырышабыз».