Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясенә йомгак ясалды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы  мәгълүмат кампаниясенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, кампания бөтен янгын куркынычы чоры дәвамында Россия Федерациясенең барлык субъектларында да узды. Аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.

Кампания кысаларында быел авыл җирлекләрендә 2398 лекция, әңгәмәләр уздырылган һәм халык җыеннарында чыгышлар ясалган, республиканың гомуми белем бирү оешмаларында 171 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага 790 артык аншлаг, стендлар һәм плакатлар куелган, 11,8 мең листовка, белешмәлек һәм брошюра таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International