Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләү эше төгәлләнде. 2022 елда барлыгы 14,4 мең кг орлык җыелган, шулардан 707 кг – нарат, чыршы – 137 кг, карагай – 40 кг, каен – 713 кг, юкә – 19 кг, корычагач – 4367 кг, имән – 8427 кг.
Исегезгә төшерәбез, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора.
«Орлык материалын җыю урман кишәрлекләрендә, шулай ук урман орлыкчылыгы объектларында алып барылды. Быел имәннең уңышы югары булмады, шуңа күрә ылыслы һәм яфраклы башка токымнарга күбрәк игътибар бирелде, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Барлык орлыклар Татарстан Республикасы Урманнарны якклау үзәгендә тикшерелде, аларның сыйфаты турында сертификатлар бирелде».