«Нурлат урманчылыгы» ТР ДКУ Чияле Алан кишәрлеге урманчысы вазыйфаларын башкаручы Елена Архипова Нурлат районының Мамык урта мәктәбендә булган. Анда ул 4 нче сыйныф укучылары өчен «Урман – безнең байлык» темасына дәрес үткәргән.
Дәрес барышында Елена Архипова укучыларга урманнар, аларның функцияләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында сөйләгән.
«Урман – гаҗәеп төрле экосистема, ул күп санлы хайван һәм үсемлек төрләрен үз эченә ала. Урманны үз кагыйдәләре буенча яши торган, бик катлаулы структурасы булган тере организм белән чагыштырып була. Бу җәмгыятьнең һәр әгъзасы башкалар белән тыгыз бәйләнештә», – дигән ул.
Дәрес ахырында Елена Архипова укучыларга урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртеп узган.