Урман тармагы белгечләре Лениногорск балалар йортында булганнар

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Узган атна ахырында «Лениногорск урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Радий Салихов һәм «Лениногорск урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Руслан Куличков Лениногорск балалар йортында булганнар, анда 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар яши һәм укый.

Белгечләр балаларны һәм учреждение хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлаганнар, бүләкләр һәм бәйрәмнең төп символы – тере чыршы тапшырганнар.

«Ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган һәр бала үзен ялгыз тоярга тиеш түгел, аны кайгыртулары һәм яратулары турында белеп торырга тиеш, дип ышанабыз. Барлык балаларга да зур булмаган бүләкләр бирелде, үз эшләребез турында сөйләдек», – дип билгеләде Радий Салихов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International