«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры урынбасары Венера Ефременкова Зеленодольск муниципаль районының 4 нче урта мәктәбендә «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәргән.
Әңгәмәнең темасы урманнарны саклау булган. Укучылар абиотик, биотик һәм антропоген, урманнарның зәгыйфьләнүенә һәм һәлакәтенә китерә торган факторлар турындагы белемнәрен актуальләштергәннәр, урман патологиясен мониторинглау буенча эшләр барышында башкарылган, давыллы җилләр китереп чыгарган, корылыктан, җир асты суларының кискен үзгәрүеннән зыян күргән үсентеләрне күрсәтүче фотоматериалларны карап чыкканнар.
Венера Ефременкова шулай ук урманнарның санитар һәм урман патологиясе буенча торышын, зарарлы организмнарны исәпкә алу һ.б. даими һәм сайланма җир өсте күзәтүләре турында да җентекләп сөйләгән.
Соңыннан викторина үткәрелгән, аның барышында мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар агач һәм куак токымнарына, урманнарда яшәүче хайван һәм кош төрләренә, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап биргәннәр.