Бүген Ульяновск шәһәрендә «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урманнарны яңадан торгызу һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә оештырылган сатуларда агач сату мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Видеоконференция режимында узган утырыш эшендә округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның урманнарны яңарту һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский чыгыш ясады. Ул 2022 елда «Урманнарны саклау» федераль проектының ирешелгән индикаторлары һәм 2023 елга бурычлар турында сөйләде. Александр Орнатский агач әзерләү һәм сату белән бәйле проблемалы мәсьәләләргә аерым игътибар бирде.
Аннары урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре чыгыш ясады.
Үз чыгышында министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, 2022 елда Татарстан Республикасында «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча 3,6 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләре үткәрелгән. «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман үсентеләре мәйданына нисбәте» дигән максатчан индикатор 154% тәшкил итә (план 70% арттырып үтәлгән).
Шулай ук проект буенча 14,4 тонна урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде һәм 33,9 млн.данә стандарт утырту материалы җиткерелде, диде ул.