«Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында 2023 елга бурычлар турында фикер алышканнар

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Балык Бистәсе районының Уракчы төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгы әгъзалары җыелышы булып узган. Аның кысаларында эш йомгаклары ясалган һәм 2023 елга бурычлар билгеләнгән. Җыелыш эшендә «Кама урманчылыгы» ДКУ Кама яны кишәрлеге хезмәткәрләре – кишәрлек урманчысы Миңнулла Галәветдинов һәм урман остасы Илшат Зәйнуллин катнашкан.

Белгечләр укучыларга табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашулары һәм халыкны экологик агарту буенча башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдергәннәр.

2023 елга эш планына Тыюлыклар һәм милли парклар көненә, Халыкара урманнар көненә, Халыкара кошлар көненә, «Кышын кошларны ашатыгыз», «Макулатура тапшыр – агачны коткар», «Хәтер бакчасы», «Татарстанның чиста урманнары» акцияләренә һәм башкаларга чаралар үткәрү кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International