Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова белән очрашты. Очрашуда шулай ук эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм профсоюзының Татарстан республика оешмасы хезмәттәшлегенең 2020-2023 елларда алдагы чорга бурычлары каралды.
Ахырдан Министрлык белән РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм профсоюзының Татарстан республика оешмасы арасында 2023-2025 елларга тармак килешүе имзаланды. Документка Равил Кузюров һәм Ольга Калашникова кул куйды.
Әлеге тармак килешүендә Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләренә, Министрлыкка караган оешмаларда эшләүчеләргә хезмәт һәм ял режимы, хезмәтне саклау, хезмәткәрләрне әзерләү һәм өстәмә һөнәри белем бирү турында нигезләмәләр, социаль гарантияләр һәм компенсацияләр чагылдырылган.