Россиякүләм экология диктанты йомгаклар ясалды

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

2022 елның 11 ноябреннән 4 декабренә кадәр Россиякүләм экология диктантына йомгаклар ясалды. Татарстан профильле белем белән 18 яшьтән өлкәнрәкләр саны буенча иң актив төбәк булды.

Республика шулай ук катнашучылар – сәнәгать предприятиеләре белгечләре саны буенча да аерылып торды.

Исегезгә төшерәбез, Россиякүләм экология диктанты – экологик культура формалаштыруга, Россия халкы арасында экологик белемнәрне популярлаштыруга, экологик белем дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән проект.

Аны оештыручылар булып Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие» АКО, «Ангел-ДетствоХранитель» ҖЧҖ һәм Федераль балалар экология-биология үзәге тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International