Министрлыкта ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта 2022 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Рәис Гомәров Әлки, Буа, Зәй, Лаеш һәм Идел буе урман хуҗалыкларының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен җиткерде. Урман хуҗалыгы, товар продукциясе җитештерү, хезмәт күрсәтү, агач әзерләү һәм сату күрсәткечләре каралды.

Утырышка йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство карамагындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру кирәклеге турында ассызыклады. Ул җитәкчеләргә продукция җитештерү һәм сату, чыгымнарны оптимальләштерү, кулланучыларга хезмәт күрсәтү һәм башкаларга бәйле кайбер йөкләмәләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International