3 нче «Балачак» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Минзәлә урманчылыгында кунакта булганнар. Балалар өчен экскурсияне җитәкче-урманчы урынбасары Марсель Хәннанов үткәргән.
Марсель Хәннанов балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә урманнар, аларның иң мөһим климатик, су саклау, эрозиягә каршы, икътисадый һәм социаль функцияләре, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләгән.
Очрашу азагында учреждение территориясендә кошлар өчен җимлекләр эленгән.