«Лаеш урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт казна учреждениесендә киңәшмә узды, анда 2022 елда урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында фикер алышынды. Чарада урманчылык һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Валерий Изибеков чыгыш ясады. Киләсе елга бурычлар сыйфатында ул урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып бару кирәклеген билгеләде.
Шундый ук «Зәй урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт казна учреждениесендә дә киңәшмә узды. Докладлар белән җитәкче-урманчы Ирина Забродина, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер Лилия Вәлиева һәм Кушник кишәрлеге урманчысы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Александр Бычков чыгыш ясады.
Ирина Забродина учреждение хезмәткәрләренә иҗади хезмәтләре һәм үз эшләренә тугрылыклы булганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул белгечләрне 2023 елда урман законнарын кисәтү һәм бозуларны ачыклау, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә чакырды.