Әгерҗе урманчылыгының урман мастеры Ирек Камаев «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен 2022 елда актыккы дәрес үткәргән

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ Девятернә кишәрлегенең урман мастеры Ирек Камаев Әгреҗе районының Л.Айтуганов исемендәге урта мәктәпнең «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен 2022 елда актыккы дәрес үткәргән.

Дәрес барышында Ирек Камаев укучыларга кышкы чорда кошларны тукландыру кагыйдәләре турында сөйләгән. Балалар остаз кушуы буенча әзерләнгән җимлекләрне күрсәткәннәр, алар кышкы каникулларда элеп чыгачаклар.

Ахырда мәктәп урманчылыгының 2022 елдагы эшенә йомгак ясалган һәм 2023 елга бурычлар тикшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International