Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү нәтиҗәләре каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Утырышта министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга быел башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урман сагын башкару, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, агач әзерләү һәм сату һәм башкалар турында хәбәр иттеләр.

Аерым алганда, министрга урман тармагын цифрлы трансформацияләү кысаларында планлаштырылган барлык эшләрнең төгәлләнүе турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы территориясендә урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүматлар базасы булдырылды, квадрокоптерлар сатып алынды, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләрне югары тизлекле интернетка тоташтырылды. Моннан тыш, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү эшләре дә төгәлләнде.

Докладларны тыңлаганнан соң министр Равил Кузюров урман законнарын бозу очракларын кисәтү һәм ачыклау, файдалану өчен билгеләнгән диләнкене үзләштерү, ТР Мәктәп урманчылыклары слетын үткәрү һәм башкаларга бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Бу ел җиңел булмады, шуңа да карамастан, без куелган барлык бурычларны уңышлы үтәдек. Сезгә уңышлы хезмәтегез һәм республиканың урман тармагын үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм, – диде Равил Кузюров. – Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм. Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм киләчәктә профессиональ уңышлар телим».

Киңәшмә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International