ТР Чирмешән муниципаль районында оешма һәм учреждениеләр территорияләрен Яңа елга иң яхшы бизәүгә традицион район конкурсына йомгак ясалган. Аның нәтиҗәләре буенча 3 нче урын Чирмешән урманчылыгына бирелгән. Җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллинга бүләкне муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов тапшырган.
Әлеге конкурс ел саен Яңа ел һәм Раштуа бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә бәйрәм атмосферасы булдыру, район оешмалары һәм учреждениеләре биналары фасадларының һәм якын-тирә территорияләренең эстетик экспрессивлыгын арттыру максатыннан үткәрелә. Экспертлар тарафыннан территорияләрне бизәүнең сәнгать дәрәҗәсе һәм үзенчәлеклелеге, утлар белән бизәлеше һ.б. бәяләнгән.