Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Чуашстанның табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Елена Дымза белән очрашты

2022 елның 30 декабре, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ЧР табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Елена Дымза җитәкчелегендәге Чувашия Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм ТР УРман хуҗалыгының һәм Чувашия Табигать ресурслары министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Очрашу барышында урман тармагын цифрлы трансформацияләү һәм 29.07.2017 ел, №280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Илгизәр Зарипов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. «Барлыгы 13 дәүләт хезмәте цифрлаштырылды, – диде ул. – Үткәрелгән анализ нигезендә гаризалар, шул исәптән дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталлары аша бирелгән гаризалар санының артуы күзәтелә».

Очрашу азагында катнашучылар урман комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында киләчәктә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International