Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасы 2025 елга кадәр озайтылды. 2023-2025 елларга гомуми суммасы 211,5 млн. сум булган 43 объектны ремонтлау планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, 2020-2022 елларда программа буенча Аксубай, Әлки, Арча, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Нурлат, Шәһәр яны, Идел буе, Саба, Тәтеш урманчылыкларында, Нурлат һәм Түбән Кама урман хуҗалыкларында 43 объект ремонтланган иде, шулай ук Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты бинасы төзекләндерелде. Факультет бинасы программага ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров инициативасы белән кертелде. Бу максатларга барлыгы 209,6 млн. сум акча бүлеп бирелде.
Бина торышына карап, эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре башкарылган, пластик тәрәзәләр куелган, вентиляция, электр белән тәэмин итү һәм җылыту системалары ремонтланган.