ТР Урманнарны яклау үзәгендә 2022 елда урман үсемлекләре орлыкларын бәяләү эшенә йомгак ясалган

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалында урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы кысаларында 2022 елда урман үсемлекләре орлыкларының характеристикаларын бәяләү эшенә йомгак ясалган.

Былтыр филиал белгечләре тарафыннан 295 партия орлык тикшерелгән, шул исәптән яңа әзерләнгәннәре – 146 данә, саклана торганнары – 113 данә, чәчү – 22 данә, башлангыч – 14 данә.

Яңа әзерләнгән урман үсемлекләре орлыклары гомуми массасы 15265,6 кг булган 146 партия тикшерелгән. Яңа әзерләнгән орлыкларның сыйфаты түбәндәгечә бүленгән: 1 нче класслы орлыклар – 50% (7714,6 кг), 2 нче класслы – 24% (3647,5 кг), 3 нче класслы – 26% (3903,5 кг).

Саклана торган урман үсемлекләре орлыклары гомуми массасы 1235,6 кг булган 113 партия тикшерелгән. Аларның сыйфаты түбәндәгечә бүленгән: 1 нче класслы – 56,4% (696,5 кг), 2 нче класслы – 20,5% (253,1 кг), 3 нче класслы – 20,3% (251,1 кг), кондицион булмаганнары – 2,8% (34,9 кг).

Урман үсемлекләре орлыклары партияләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча чәчүлек сыйфатлары буенча гамәлдәге законнар нигезендә орлыкларның сыйфаты турында документлар бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International