ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: 2023 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 3614 гектар мәйданда урманнар торгызылачак

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2023 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Аның кысаларында 3614 га мәйданда урман торгызу эшләре планлаштырыла. Шуларның 1413 гектарында урман культуралары утыртылачак, 2092 гектарда – табигый урман торгызу, 4 гектарда – катнаш ысул белән урман торгызу һәм 105 гектарда урман үрчетү эшләре башкарылачак.

Шулай ук ел дәвамында урман белгечләре тарафыннан 11455 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнәчәк һәм 30863 мең данә стандарт утырту материалы үстереләчәк.

Башка эшләр дә планлаштырылган: 12942 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 4043 гектарда – урман культураларын тулыландыру, базислы урман питомникларында орлык чәчү эшләре 21,12 гектарда башкарылачак.

«Сыйфатлы урман торгызуны тәэмин итү – безнең эшчәнлекнең төп өстенлекләреннән берсе, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Урман фондына караган урманнарны яңартудан тыш, быел авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч агачларны арттыру эшләре дә башкарылачак. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен питомникларда 33,9 миллион данә стандарт утырту материалы бар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International