Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында «Экология» илкүләм проекты кысаларында урман орлыкларын эшкәртү эшләре алып барыла

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

«Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында ылыслы агач орлыкларын эшкәртү эшләре алып барыла. «Сезон башыннан бирле барлыгы 4,2 тонна чыршы һәм нарат күркәсе җыеп алынды, – дип сөйләде «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ТР ДКУ урманнарны торгызу инженеры Иван Большаков. – Хәзерге вакытта урман орлыкларын эшкәртү тулы куәтенә алып барыла. Ул башлангыч рәвештә сортировкалау, күркәләрдән орлыкларны чыгару, орлыкларны чистартун чистарту, сортлау, калибрлау һәм киптерү, тәкъдим ителгән дымлылыкка кадәр җиткерүдән гыйбарәт».

«Бүгенге көндә 1 тонна күркә эшкәртелде, 10 килограмм орлык алынды. Уңыш яхшы, – дип өстәде ул. – Март аеның беренче декадасында, аларның сыйфаты турында сертификатлар алу өчен, орлыкларны Татарстанның Урманнарны яклау үзәгенә җибәрәчәкбез. Дәүләт йөкләмәсе нигезендә, быел кимендә 40 килограмм ылыслы токым орлыгы әзерләргә кирәк. План билгеләнгән вакытта үтәләчәк».

Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларын җыю «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. 2023 елда республиканың урман белгечләре 11455 кг орлык әзерләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International