ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы, әтисе Әфрәим Хәлиулла улы Кузюров вафат булуы сәбәпле, ТР урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Әфрәим улының, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Әфрәим Хәлиулла улы, гади эшчедән башлап, Аксубай район халык судында халык судьясы вазыйфасына кадәр, катлаулы хезмәт юлын узган. Аны югары квалификацияле белгеч, якты, игелекле һәм искиткеч кеше буларак беләләр.
Әфрәим Хәлиулла улы Аксубай муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. Югары профессиональлек, бай тормыш тәҗрибәсе, тирә-яктагы кешеләргә игътибарлы һәм ярдәмчел мөнәсәбәте аркасында ул халык арасында лаеклы абруйга һәм хөрмәткә лаек булды.
Әфрәим Хәлиулла улы турындагы якты истәлек аның хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары күңелендә мәңге сакланыр.