ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин ТИПКАда лекция белән чыгыш ясады

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында катнашучылар өчен «Урман фонды җирләрендә умартачылык оештыру. Аренда мөнәсәбәтләре» темасына лекция укыган. Әлеге курслар «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында уза.

«Россия Федерациясе Урман кодексының 38 статьясы нигезендә урманнар авыл хуҗалыгын, шул исәптән умартачылыкны алып бару өчен файдаланылырга мөмкин, – дип сөйләде Фәнил Әхмәдуллин. – Гражданнар, юридик затлар урманнардан урман кишәрлекләрен арендалау килешүләре нигезендә файдаланалар. Авыл хуҗалыгы эшчәнлеген үз ихтыяҗлары өчен алып барган очракта, урман кишәрлекләре түләүсез файдалануга бирелә яки сервитут билгеләнә ала».

Спикер урманнардан авыл хуҗалыгын алып бару өчен файдаланучы затларның хокуклары һәм бурычлары, урман кишәрлекләрен арендалау килешүләрен төзү үзенчәлекләре, урманнардан файдалану турында хисаплар бирүгә һәм башка мәсьәләләргә җентекләп тукталды.

Соңыннан Фәнил Әхмәдуллин тыңлаучыларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында искәртеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International