Алабуга районында «Алабуга урманчылыгы» ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бүген Алабуга администрациясе бинасында «Алабуга урманчылыгы»  ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында» дигән темага киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, муниципаль район башлыгы урынбасары Олег Колпаков, район башкарма комитеты хезмәткәрләре, урман тармагы белгечләре катнашты.

Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2022 елда Алабуга урманчылыгы территориясендә 64 га мәйданда – урманнарны торгызу, 260 га – урман культураларын агротехник карау, 103,6 га урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылган. «Шулай ук 280 килограм төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде һәм 625 мең стандарт утырту материалы үстерелде», – дип хәбәр итте Рәмис Гыйлаҗиев.

Аның сүзләренәк араганда, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 1040 патрульлек һәм 139 профилактик чара үткәрелгән.

Чарада шулай ук урман хуҗалыгы директоры МИңнегаян Мөхәммәтҗанов һәм урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Алевтина Согорина доклад белән чыгыш ясадылар.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга, урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек буенча һәм башка йөкләмәләрне бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International