Әтнә районында «Ары урманчылыгы» ДКУ һәм «Ары урман хуҗалыгы» ДБУ эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген Олы Әтнә авылында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында  «2022 елда «Ары урманчылыгы» ДКУ һәм «Ары урман хуҗалыгы» ДБУ эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында» темасына киңәшмә булып узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәнис Галиуллин, урман тармагы белгечләре катнашты.

Узган ел эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Алмаз Хәлиуллин сөйләде. Ул үткәрелгән урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре һәм алдагы чорга бурычлар турында сөйләде. «Янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек кысаларында урманнарда урман янгыннарын сүндерү планы расланды, урманнарны җир өсте буйлап патрульләү маршрутлары эшләнде, ирекле янгын сүндерү дружиналары формалаштырылды, – дип билгеләп үтте Алмаз Хәлиуллин. – Хәзерге вакытта халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре дәвам итә».

Шулай ук 2022 елда товар продукциясе җитештерү һәм агач китерү нәтиҗәләре турындагы доклад белән урман хуҗалыгы директоры Морат Ибраһимов чыгыш ясады.

Утырыш ахырында урман культуралары кампаниясенә һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International