Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Халыкара экологик диктантта катнаштылар

2026 елның 17 апреле, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре VII Халыкара экологик диктантта катнаштылар. Барлыгы 14 кеше үз белемнәрен сынады.

«Экологик диктант – халык арасында экологик культура формалаштыруга юнәлдерелгән мөһим мәгърифәтчелек проекты, – дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина. – Әлеге белем бирү инициативасы белән кызыксынуның елдан-ел артуын күрү сөендерә».

Исегезгә төшерәбез, быел экодиктант 22 апрельгә кадәр https://экодиктант.рус/ порталында онлайн-форматта, шулай ук офлайн-мәйданчыкларда уза.

Диктантның темасы – «Экологик иминлек». Биремнәр актуаль юнәлешләрнең киң спектрын колачлый: урманнарны торгызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, икенчел ресурсларны куллану һәм чимал эшкәртү, махсус саклана торган табигый территорияләр һәм экологик туризмны үстерү, шулай ук сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайваннар дөньясы төрләренең популяцияләрен саклау һәм торгызу.

Экодиктант экологик тәрбияне үстерү, табигатькә сакчыл караш булдыруга юнәлдерелгән һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International