Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә

2026 елның 5 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә. Бу кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.

Кампания кысаларында бүгенге көндә 1,2 мең лекция, әңгәмәләр үткәрелгән һәм авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында чыгышлар ясалган, 15 агарту акциясе, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 209 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага 213 аншлаг, стенд һәм плакат куелган, 8,2 мең листовка, истәлек һәм брошюра таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International