Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе уздырды

2026 елның 4 августы, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды.  Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.

Чарада министр урынбасарлары, ведомствоның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләрен башкару йомгаклары җентекләп каралды. Федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) һәм урман сагы нәтиҗәләренә аерым игътибар бирелде.

Докладларны тыңлап, Равил Кузюров белгечләргә урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, җәйге чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һ.б. белән бәйле йөкләмәләр бирде.

«Шулай ук мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү эшен дәвам итәргә һәм яшьләрне табигатьне саклау эшчәнлегенә актив җәлеп итәргә кирәк», – дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International