8 августта Лубян урман-техник көллиятендә чыгарылыш укучыларының традицион очрашуы узачак

2026 елның 5 августы, чәршәмбе

2026 елның 8 августында Лубян урман-техник көллиятендә чыгарылыш укучыларының традицион очрашуы узачак. Чара программасында – көллият буйлап экскурсия, музейга бару һәм концерт программасы.

Чыгарылыш укучыларын теркәү 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенә 1921 елда нигез салына. Бу вакыт эчендә көллияттә 10 меңнән артык белгеч укытып чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International