Татарстанда 1727 гектарда урман торгызу эшләре башкарылган

2026 елның 5 августы, чәршәмбе

2026 елда Татарстан Республикасында 1727 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, шул исәптән «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында – 1135 гектарда.

Урманнарны ясалма торгызу – 1200 гектарда, катнаш торгызу – 2 гектарда, табигый торгызу 525 гектарда башкарылган.

«Калган эшләр – 823 гектар мәйданда табигый урман торгызу, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Җәйге-көзге чорда туфрак өслеген минеральләштерү, агачларны кискәндә табигый рәвештә үсентеләр үстерү һәм үсентеләрне саклау кебек чаралар башкарылачак».

«Экологик иминлек» илкүләм проектында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман орлыкчылыгы объектларын карау һәм урман культураларын хуҗалык өчен кыйммәтле токымнар категориясенә күчерү дә каралган, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Болар барысы да республиканың урман ресурсларын саклауга һәм арттыруга, экологик балансны һәм урман тармагын тотрыклы үстерүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән».

Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %»,  «Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International