Татарстан Республикасында 2023 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы төзелде һәм расланды, урман янгыннары формированиеләре булдырылды, республиканың урман фондын җир өстендә патрульләү маршрутлары расланды.
«Шулай ук Татарстан Республикасы урман фондын авиапатрульләү буенча хезмәтләр күрсәтүгә контракт төзелде, – дип сөйләде Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Контракт буенча хезмәтләрне күрсәтүче – «Скайрус» авиакомпаниясе» ҖЧҖ. Планлаштырылган очыш сәгатьләренең саны – 334, бу узган ел белән чагыштырганда 20% күбрәк».
«Хәзерге вакытта урман янгыннарын сүндерү станцияләренең әзерлеге тикшерелә башлады, – дип өстәде Әнәс Сөнгатуллин. – Моннан тыш, белгечләр «Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы. Урман янгыннарын сүндергәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» программасы буенча укулар да уза.