Министр Равил Кузюров РФ Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марков белән очрашты

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров РФ Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марков белән очрашты. Очрашуда министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һ.б. катнашты.

Очрашу барышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Табигать ресурслары министрлыгының Урман ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты белән берлектә эшләнгән «Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты каралды. Әлеге закон проекты урманнарны карау буенча чаралар үткәрү мәсьәләсен җайга салуга, шулай ук урман утыртмаларын сатып алу-сату килешүе нигезендә дәүләт учреждениеләре тарафыннан агач әзерләү хокукын ныгытуга юнәлдерелгән.

Закон проекты коррупциягә каршы бәйсез экспертиза узган, аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хуплаган.

Министр Равил Кузюров әлеге закон проектын кабул итү кирәклеген аңлатты. «Өлгергән һәм картайган урман утыртмаларында агачны аренда килешүләре, урман утыртмаларын сатып алу-сату килешүләре нигезендә гражданнар һәм юридик затлар гына әзерли, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Шул ук вакытта Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан аукционнарга куйган күләмнәр кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан 40% дәрәҗәсендә генә сайлап алына. Шуның аркасында өлгергән һәм картайган агачлар җыела, бу урманнарның санитар хәлен начарлатуга китерә».

РФ Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марков әлеге мәсьәләне җентекләп тикшерүнең мөһимлеген ассызыклады. «Сезнең төбәккә килгәндә, закон проекты кабул ителсә, агач материалын сату мөмкинлекләрен анализларга кирәк. Шулай ук Беларусь Республикасының урман тармагы тәҗрибәсен җентекләп өйрәнергә кирәк, – диде ул. – Закон проектында каралган мәсьәлә игътибарга лаек. Без аны хупларга мөмкин дип саныйбыз».

Очрашудан соң РФ Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марков ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музее экспозициясе белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International