ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Россия Табигать министрлыгының үз көченә кергән, урман бүлемтекләрен аерып чыгару һәм таксацияләүгә кагылышлы боерыклары турында хәбәр итә

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә, 2023 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының түбәндәге боерыклары үз көченә керде:

- «Урман бүлемтекләрен аерып чыгару һәм таксацияләү тәртибен раслау һәм Россия Федерациясе Урман кодексының 23 статьясында күрсәтелгән, Россия Табигать ресурслары министрлыгының 2020 елның 1 декабрендәге 993 номерлы боерыгы белән расланган Урманчылыкларда агач материалы әзерләү кагыйдәләренә һәм агач материалы әзерләү үзенчәлекләренә үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 17 октябрендәге 688 номерлы;

- «Урман бүлемтегенең таксация тасвирламасына кертелә торган мәгълүматлар составын, урман бүлемтегенең таксация тасвирламасын төзү тәртибен, аның электрон форматындагы форматына карата таләпләрне, урман бүлемтегенең таксация тасвирламасының урман бүлемтегенең хакыйкый торышы турындагы мәгълүматка туры килмәвен билгеләү тәртибен, урман бүлемтегенең таксация тасвирламасы формасын раслау турында» 2022 елның 14 октябрендәге 687 номерлы;

- «Урман бүлемтеген алдан карауны үткәрү тәртибен, урман бүлемтеген алдан карау актын төзү тәртибен, урман бүлемтеген алдан карау актына үзгәрешләр кертү тәртибен һәм мондый актның формасын, шулай ук урман бүлемтеге эшләрен үткәрү мөмкинлегенең булмавы  турында белдерү төзү тәртибен һәм формасын раслау турында» 2022 елның 29 сентябрендәге 641 номерлы.

Әлеге норматив хокукый актларга ярашлы рәвештә, агымдагы елның 1 мартыннан урманнарны кулланучы һәм урман кисү эшләрен башкаручы юридик затлар, урман бүлемтекләрен аерып чыгару һәм таксацияләү мәгълүматлары нигезендә, урман бүлемтекләренең таксация тасвирламаларын төзиләр.

XML форматында кызыксынган затлар тарафыннан төзелгән һәм аның көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланган таксация тасвирламалары, урман бүлемтекләрен аерып чыгару һәм таксацияләү тәртибендә каралган нигезли  торган материалларны теркәп, тиешле урман бүлемтеге эшләре башланган көнгә кадәр 15 көннән дә соңга калмыйча урман бүлемтегенең хакыйкый хәле турындагы мәгълүматның туры килүен тикшерү өчен, РФ Урман кодексының 81-84 статьялары нигезендә билгеләнгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы дәүләт хакимияте органнарына җибәрелә. Урман бүлемтекләрен аерып чыгару һәм таксацияләү урман декларациясе тапшырылганчыга кадәр алданрак үткәрелергә тиеш, анда инде кабул ителгән таксация тасвирламасы белән урман бүлемтекләре турындагы мәгълүматлар да кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International