Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урманчылыкларны проектлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урманчылыкларны проектлаштыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Департамент җитәкчесе урынбасары Антон Трифонов үткәрде.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан  – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов катнашты.

Киңәшмә барышында 2023 елга планга кертелгән урманчылыкларны проектлау, «Дәүләт реестрлары мәгълүматларындагы каршылыкларны бетерү һәм җир кишәрлегенең билгеле бер категориягә каравын билгеләү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 29.07.2017 ел, № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International