Зеленодольск урманчылыгы белгечләре Зеленодольск муниципаль районының 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Урман дөньясы» квестын уздырганнар. Квест 5 этаптан торган: «Интеллектуаль уен», «Шигъри», «Гербарий», «Нинди үсемлек икәнен бел» һәм «Математик» Уен барышында укучылар экология, биология, урман хуҗалыгы өлкәсендәге белемнәрен күрсәтеп, берничә гамәли биремне үтәгәннәр.
Ярышлар нәтиҗәсендә 6 «Б» сыйныфы укучылары җиңүче булган.
«Без мондый чараларны күп үткәрәбез. Экологик уеннар мотивациянең югары дәрәҗәсенә, табигатькә карата кызыксынуга этәргеч бирә. Мондый дәресләрнең төп максаты – үсеп килүче буынның экологик культурасын формалаштыру», – дип билгеләп үтте «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Дамир Закиров.