Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Россиянең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм системасында территориаль ярдәмче системаның Татарстан Республикасында табигый янгыннарны кисәтү һәм бетерү эшенә әзерлеге турында» темасына матбугат конференциясе узды. ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең Янгынга каршы дәүләт хезмәте башлыгы урынбасары Константин Чанышев гамәлгә ашырылган чаралар һәм өстенлекле бурычлар турында сөйләделәр.
Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов быел язның шактый иртә килүе турында әйтеп узды. «Узган ел урманнарда янгын куркынычы сезоны 25 апрельдә ачылды һәм 15 октябрьдә ябылды, аның озынлыгы 174 көн дәвам итте. Быел янгын куркынычы сезонын күпкә иртәрәк ачу планлаштырыла. Бу югары температура фоны һәм республиканың барлык муниципаль районнарында диярлек карның эреп бетүенең күзәтелүенә бәйле. Без хәлне күзәтеп торачакбыз, әмма фаразланган саннар – бер атна-атна ярым», – диде ул.
Аның сүзләренчә, 2023 елның тагын бер аермасы шунда, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тәкъдимнәре буенча, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы көзге чорда профилактика максатларында чүп үләнен, урман түшәмәсен, коры үләнне һәм башка янучан урман материалларын яндыруны контрольдә тотуны кичектерергә карар иткән.
«Бу чаралар штаттан тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады ул.
Урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек кысаларында Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы эшләнгән, урман фондын җир өслегендә патрульләү маршрутлары расланган, урман янгыннарын сүндерү формированиеләре һәм янгын сүндерүнең мобиль төркемнәре формалаштырылган.
«Моннан тыш, Татарстан Республикасы урман фондын авиапатрульләү буенча хезмәт күрсәтүгә контракт төзелде. Планлаштырылган очыш сәгатьләренең саны – 334, бу узган ел белән чагыштырганда 20% күбрәк. Шулай ук авиапатруль маршрутларының да саны 3тән 4кә кадәр арттырылды, аларның гомуми озынлыгы 2290 км тәшкил итә», – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов.
Гомумән, урманда янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составындагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 455 кеше, җиһазланыш – 355 төрле техника.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман янгыннарына каршы көрәшкә юридик затларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин – бу 1602 кеше һәм 598 берәмлек техника һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе – 856 кеше һәм 774 берәмлек техника.
Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Янгынга каршы дәүләт хезмәте җитәкчесе урынбасары Константин Чанышев матбугат конференциясендә катнашучыларга торак пунктларны ландшафт янгыннарыннан килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча планлаштырылган чаралар, махсус янгынга каршы режим үзенчәлекләре, «Термик нокталар» мобиль кушымтасының эше һ.б. турында хәбәр итте.
«Бу ел башыннан әлеге кушымта ярдәмендә республика территориясендә 7 термик нокта ачыкланды. Алты очракта коры чүп-чар янган, тагын бер очракта – техноген янгын. Янгынның барлык очраклары да торак пунктлардан биш километр ераклыкта урнашкан», – дип билгеләп үтте Константин Чанышев.