Министрлыкта урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 1 апреле, шимбә

Бүген Министрлыкта урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылык җитәкчеләре, урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә 1 апрельдән Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны ачылды, – диде ул. – Бу, узган ел белән чагыштырганда, 25 көнгә иртәрәк».

Аның сүзләренчә, ел башыннан, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 17 термик нокта теркәлгән.

«Соңгы 2 атнада термик нокталарның арту күренеше теркәлгән. Ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урман фонды җирләрендә патрульлек итүне көчәйтергә, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын вакытында үткәрергә һәм халык арасында агитация-аңлату эшен дәвам итәргә кирәк, – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов. – Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең 10 пунктын үтәүнең мөһимлегенә, атап әйткәндә, урманга якын участокларны коры үлән үсемлекләреннән, урып-җыю калдыкларыннан, аунак агачлардан, кисү калдыкларыннан чистартырга яисә урманны янгынга каршы минеральләштерелгән полоса яки башка янгынга каршы барьер белән аерып чыгарга кирәклегенә  аерым игътибар бирергә кирәк».

Ахырда спикер 2023 елның 17 апреленнән 10 маена кадәр Татарстан Республикасында кертеләчәк махсус янгынга каршы режим тыюлары турында да искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International