Татарстан Республикасында янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту эшләре төгәлләнде

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау һәм булганнарын яңарту эшләре тәмамланды. Чаралар «Экология» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы белгечләре мәгълүматлары буенча, барлыгы 2395,2 км яңа полоса булдырылган һәм 4806,9 км озынлыктагы барьерлар карап чыгылган.

«Хәзерге вакытта урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү буенча эш алып барыла, – дип сөйләде сектор мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Мондый юллар, янгын куркыныч булган участокларга һәм сулыкларга автотранспорт йөрүен тәэмин итү өчен, булган урман юллары челтәренә өстәп төзелә. Юл төзү эшләре агач төпләрен алу, юлны чистарту һәм тигезләү, гатейлар, канаулар, инешләр аша чыгу урыннары төзүдән гыйбарәт.

Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International